Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

«Барына риза булып, шөкер итә белсәк иде»

Социаль челтәрләрдә халык фикерен укыйм да, чәчем үрә тора. Район башлыгын ничек кенә сүкмиләр.

Аеруча юллар торышы еш күтәрелә. Уйлап карасаң, бер дә зарланырлык түгел бит әле. Бу җәйдә генә күпме асфальт җәелде, гомер җүнле юл күрмәгән ишегаллары рәткә китерелде. Заводларыбыз урнашкан урамнан, гомумән, йөрерлек түгел иде. Бер көнне 1нче маршрут белән вокзалга төшәргә туры килде, анда да тип-тигез, шаклар каттым. Шулай булгач, бер дә уфтанырлык түгел әле, җәмәгать. Барына риза булып, шөкер итә белсәк иде. Канәгатьсезлек белдерүчеләр элек тә булган инде ул, зур аудиториягә чыгарырга интернет кына юк иде.

Кадерле укучыларыбыз! Сезнең дә сөйлисе яңалыкларыгыз, борчыган мәсьәләләрегез булса, 5-68-03 телефонына шалтыратып, редакциябез хезмәткәрләре белән бүлешә аласыз. Шалтырату АНОНИМ.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, "ЯҮ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев