Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Әйтәм әле

Баланы түгәрәкләргә йөртү – акчаны әрәм итүме?

***

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Еш кына кайберәүләрдән: «Ник әле шулкадәр акча түгеп баланы хоккейга, көрәшкә, йөзүгә, биюгә яки башка түгәрәкләргә йөртергә? Барыбер киләчәктә ул шул һөнәрне сайламаячак бит», – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әйе, дөрестән дә, бию түгәрәгенә йөргән һәр бала биюче, көрәш белән шөгыльләнгән һәр малай чемпион булып китми. Әмма моңа карап кына баланы бернинди түгәрәккә дә йөртмәскәме соң? Спорт та, иҗат та, иң беренче чиратта, баланы шәхес буларак тәрбияли. Алар хезмәт сөяргә, тәртипкә, җаваплылыкка, вакытны дөрес бүлергә өйрәтә. Бала анда дуслар таба, аралашырга, җиңүгә сөенергә, җиңелүне дә лаеклы кабул итәргә өйрәнә. Иң мөһиме – үз сәләтен ачарга мөмкинлек ала. Киләчәктә ул табиб, инженер, укытучы яки бөтенләй башка һөнәр иясе булырга мөмкин. Әмма балачакта алган күнекмәләр, ихтыяр көче, хезмәткә өйрәнү, үз-үзенә ышаныч гомер буена аның белән кала. Шуңа күрә, түгәрәкләр – һөнәр сайлау гына түгел, ә баланың киләчәгенә салынган иң кыйммәтле инвестицияләрнең берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев