***
Фото: ясалма интеллект
Нинди мода китте икән ул, урамда малайлар петарда атып, кеше куркытып йөри. Ничә тапкыр үзем дә шул мәгънәсезләр белән очраштым. Нормально гына барган кешенең аяк астына петарда атсыннар инде, күзенә, яки башка җиренә эләктерсәләр?! Гомумән, ни уйлап шундый адымга барырга кирәк? Нәрсә яхшы, нәрсә яман икәнлеген аера белер яшьтә бит инде бу яшүсмерләр. Әти-әниләр, балаларыгыз белән сөйләшегез әле, урамда үзләрен хайваннарча түгел, ә кешечә тотарга өйрәнсеннәр. Бөтен тирә-юньгә ишетерлек итеп акырып-бакырып йөрүләрен әйтмим дә, инде яңа шөгыль тапканнар.
Нет комментариев