Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Әйтәм әле

Балаларның шатлыгы – бәйрәмнең иң матур бизәге

***

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Эх, кызлар, шәһәрдән Авыл бәйрәмен карарга дип зур күтәренкелек белән кайттык. Һәм ялгышмаганбыз да! Артистлар чыгышы күңелне күтәрде, алып баручы егет үзе генә дә ни тора – бәйрәмне җанландырып алып барды. Афәрин! Авыл егетләренә аеруча зур рәхмәт. «Авыл» дип янып-көеп йөриләр, күпме көч, вакыт сарыф итәләр. Шундый яшьләр булганда авылның киләчәге бар әле, дип сөенәсең. Тик бер күренеш кенә күңелне әрнетеп куйды. Балалар өчен үткәрелгән уеннарда җиңүчеләргә бармак очы кадәр генә кәнфитләр өләштеләр. Йөгереп, тырышып катнашкан балалар өчен бу бик тыйнак бүләк булып күренде. Шунда уйлап куйдым: бәйрәмгә дип җыелган сөлгеләрдән, кечкенә генә булса да, истәлекле бүләкләр әзерләп булмый идеме икән? Бала өчен иң мөһиме бүләкнең кыйммәте түгел, ә аның кадерләп бирелүе бит. Бу – тәнкыйть түгел, ә киләчәккә теләк кенә. Авыл көннәрен оештыру җиңел эш түгел, моны яхшы аңлыйбыз. Әмма балаларның шатлыгы – бәйрәмнең иң матур бизәге. Киләсе елларда аларның күзләре тагын да ныграк балкысын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев