Бакчачылар хезмәтенә хөрмәтсезлек — җәмгыять авыруы
***
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Шәһәрдә күпфатирлы йортларда яшәп, подъезд төбендәге бәләкәй генә җирдә матурлык тудыручыларга, чәчәкләр үстерүчеләргә сокланам да инде. Күпме хезмәт бит бу. Иртә яздан чистартасы, чүбен утыйсы, йомшартасы, үсентеләрне яңартасы... Ярый ла, син теләгәнчә генә үсеп китсәләр. Безнең эш янындагы йортта Роза ханым ел да өй алдында гүзәллек тудыра. Әле бер көнне иртән су сибә иде. Еламый гына инде, шау чәчәк аткан лилияләре ике көн дә тормаган, кисеп киткәннәр. Ничек куллары күтәрелгәндер, кайберәүләрдә оят та, башкалар хезмәтенә хөрмәт тә юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев