Авылларыбызның гөрләп торуына күңел сөенә
***
Чулпан Гыйсмәтуллина фотосы
Урысбага авылында узган хоккей турниры хакында социаль челтәрләрегездә күрдем дә, үз фикеремне җиткерергә булдым әле. Спортны үз иткән нинди булган егетләребез бар икән бит безнең районда! Аннан, шундый күркәм чараларны оештыручы якташларыбызга рәхмәт. Авыл җирлеге башлыгы Хәйдәр Хәбибулла улы шулай янып-көеп йөрмәсә, мондый уеннар да узмас иде. Шугалаклары ялт иткән, егетләребез берсеннән-берсе оста уйный. Ә көннең матурлыгы... Менә шундый очрашулар районыбызны, яшьләребезне берләштерә, сәламәт яшәү рәвешен алга сөрә. Гомумән, авылларыбызның гөрләп торуына күңел сөенә. Мондый турнирлар дәвамлы булыр дип өметләнәм. Ә «Яшел Үзән» кызларына, читтә яшәүчеләргә барлык район вакыйгаларын яктыртулары өчен, аерым рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев