Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

Авыл почтальоннарын товар сату планы белән эштән китәргә мәҗбүр итәләр

***

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Авыл почтальоннарын күрәләтә эшләреннән китәргә мәҗбүр итәләр бит. Хезмәт хаклары аз инде, әмма алар моңа да зарланмый, күнеккән. Тик товар сатыгыз, дип, план куюлары гына үзәкләренә үтә. Менә безнең авыл почтальоны нәкъ шул сәбәпле эшеннән китәргә мәҗбүр булды. Чөнки сумка-сумка товар төяп йөрүдән хәлдән тайган. Ә бит тиешле хезмәт хакы түләсәләр, бер хәл булыр иде. Өстәвенә, пенсионерларга: «Ал инде», – дип ялынып йөрү дә эш түгел. Ә авыл халкы почтасыз нишләргә тиеш соң? Кая барырга? Газета-журналларны ничек яздырырбыз, торак-коммуналь хезмәтләргә ничек түләрбез? Бөтен кешедә дә интернет юк бит. Авылда өлкәннәр күбрәк яши. Шуны да уйларга кирәктер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев