Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Әйтәм әле

Әти-әниләр, балаларыгызга әдәп һәм хөрмәтнең нәрсә икәнен өйрәтәсезме?

***

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Хәзерге балаларны һич аңлап булмый. Нинди ватучылар буыны бу, ә?! Авылда аларга менә дигән мәйданчык эшләп куелган, рәхәтләнеп уйна бит инде! Юк! Аларга алай кызык түгел, ни дә булса сүтәргә, җимерергә кирәк! Хөрмәтле әти-әниләр, сез балаларыгызга нишләргә ярый, ә нишләргә ярамаганлыгы турында сөйлисезме ул бераз булса да, яхшылыклар эшләргә өйрәтәсезме? Без үскәндә, киресенчә, булмаганны үзебез ясап, төзеп уйный идек. Ә боларга бар да әзер, шуңа да кадере юктыр, күрәсең. Алар өегездә дә бөтен нәрсәне кырыштыралармы, әллә башкалар малы гына жәл түгелме? Аннары, авыл җирендә дворниклар юк теләсә кайда ташлап калдырылган чүп-чарны артларыннан җыярга! Бөтенләй тәрбия күрмәгән икән болар, дип уйлап куясың кайчак, билләһи. Ни уйный белмиләр, ни тәртип-чисталык дигән нәрсәне белмиләр. Гаиләдә нәрсә генә күреп үсәләрдер, белмим. Исәнләшә генә дә белмиләр, хәтта. Бигрәк тә шәһәрдән кайтучылар. Белмәсәгез – белегез: авылда очрашкан һәр кеше бер-берсе белән исәнләшә, хәл-әхвәл белешә, бигрәк тә яшьләр олыларга беренче булып сәлам бирә. Мин карт инде, күңелемә ярамый замана балаларының тәртипсезлекләре, йөрәгем сикерә башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев