«Андый кешеләрне онытырга хакыбыз юк»
Мамадыш-Әкил авыл җирлегендә яшәүчеләр озак еллар колхоз рәисе булган Тәлгать Әшрәфҗан улының хезмәтен бик яхшы хәтерли.
Ул башкарган эшләрне белүче буын әле үлеп бетмәгән. Хөкүмәтебез тарафыннан бирелгән орден-медальләре дә бихисап аның. Ул ферма, складлар гына түгел, ә бик күп төзелешләр алып барды. Колхоз идарәсе бинасы, кибетләр, мәктәп, клублар, балалар бакчалары, ФАП һәм халык өчен иң мөһиме – дүрт авылга газ кертелде. Аның тырышлыгы белән өйләребезгә чишмә суы килде. Тәлгать Әшрәфҗан улының тырышлыгы, якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр әле. Андый кешеләрне онытырга хакыбыз юк.
Фотода Мамадыш-Әкил авылы мәктәбе, «ЯҮ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев