«Акъегет авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Садыйковка олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә»
***
Илсөя Садыйкова фотосы, «ЯҮ»
Хөрмәтле «Яшел Үзән» редакциясе! Сезне Яңа ел белән котлап, иҗади уңышлар телим. «Әйтәм әле» аша Акъегет авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Садыйковка олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Мин Бакырчы авылында туып үстем. Бүгенге көндә авылдагы буш йортыма ялларда һәм җәй айларында даими кайтып йөрим. Авылда электр энергиясе баганаларын алмаштыру вакытында безнең капка төбендәге багана никтер утсыз калдырылган иде. Ике еллап мөрәҗәгать итүгә карамастан, проблема хәл ителмәде. Әсхәт Хәмзә улы авыл җирлеге башлыгы булып билгеләнгәч, аңа да гозерем белән мөрәҗәгать иттем. Кыска арада капка төбебездә ут янды. Үз эшенә җаваплы каравы, җирлек халкына игътибарлы булуы, эшне җиренә җиткерүе өчен гаиләбез исеменнән Әсхәт Хәмзә улына олы рәхмәтебезне җиткерәм, эшендә уңышлар гына юлдаш булуын телим. Хөрмәт белән, Гөлназ Исмәгыйлева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев