Акчаң булса, проблема юк: базар һәркемне туендыра
***
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Итне гел авылдан гына сатып алырга өйрәнгән. Тик соңгы елларда сатучы табасы авыр, чөнки мөгезле эре терлек саны елдан-ел кими. Туңдыргыч киштәләре бушагач, базарга бармый чамам калмады. «Хәләл» дип язылган ноктага килеп туктагач, итнең төрлелегеннән күзләр камашты. Ә бәяләреее, мин сиңа әйтим! Ярар, бушка ашыйсың килсә, үзең үстер дип әйтер иде инде миңа әбием. Үзең тир түгеп үстергәне дә күпмегә төшә әле аның, ә хезмәте?! Ярар, кызлар, сүзем ул хакта түгел иде. Ә сатучының осталыгын җиткерәсем килде. Аннан тучны ит алмыйча китмисең, кулына күз иярми, үзе матур сөйли, почти бушка бирә инде менә. Нәтиҗәдә, ике пакет – кулда, җиде мең сум – аның кесәсендә. Хәлемнән килсә, мин аңа Атказанган сатучы исемен бирер идем, валлаһи. Ите тәмле булды үзе, фарш чыгарып, катырып куйдык. Акчаң булса, проблема юк: базар һәркемне туендыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев