Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Әйтәм әле

Әйтерсең лә, үзләре алтыннан катырып куйганнар ул бозны

***

Яшел Үзән – Карамалы Тау боз кичүе ачылды ачылуын, тик бәясен ишеткәч, аннан йөрү теләге эреп юкка чыкты. Бер якка 400 сум! Башка сыймаслык бит бу! Эшчеләргә хезмәт хакы түләргә, карын чистартырга кирәктер, сүз дә юк. Тик ничек кенә уйлап карасаң да, бу сумма артык кыйммәт. Каян алып, нинди принципларга таянып куя торганнардыр? Әйтерсең лә, үзләре алтыннан катырып куйганнар ул бозны!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев