Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Котлаулар

Татар Танае авылында гомер кичерүче газиз әтиебез Мостафин Фәрит Фидаи улының күркәм юбилее - 2 июльдә  аңа 75 яшь тула

02 июль 2026, 15:15

117

0

0

Татар Танае авылында гомер кичерүче газиз әтиебез Мостафин Фәрит Фидаи улының күркәм юбилее - 2 июльдә  аңа 75 яшь тула

Сабыр холкы, киң күңеле, тырышлыгы белән күпләрнең ихтирамын яулаган олы җанлы әтиебезне бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз.
Кадерле әтиебез! Без синең һәрвакыт көр күңелле, сәламәт һәм бәхетле булуыңны телибез. Безгә яхшы тәрбия биргәнең, эшкә өйрәткәнең өчен рәхмәт сиңа. Шатлыкларыбызга куанып, әни белән озын, тигез гомер кичерергә насыйп булсын сезгә.

Әти булган өйнең нигезе нык,
Табыны да һәрчак түгәрәк.
Пар канатлар сыйпап үстергәнгә,
Күңелләрдә уйный күбәләк.
Син - безнең тормышның тоткасы,
Сакладың һәрвакыт җилләрдән.
Гомерең юллары шуңа да
Толымлап үрелгән гөлләрдән.
Давылның очы да тимәде
Үскәндә назланып яныңда.
Кайлардан җыелган наз яши
Сүрелмәс учактай җаныңда?!
Рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр,
Син безне бар иткән дөньяга.
Саулыктан аермый яшәтсен
Аллаһы киләчәк елларда.

Иң изге теләкләр белән: әниебез, балаларың, кияу- киленнәрең, оныкларың һәм оныкчыгың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев