Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Котлаулар

Күгеш авылында гомер итүче әниебез Фәндәлия Әхмәтҗан кызы Тимершинаның 11 мартта гомер бәйрәме

11 март 2026, 10:00

56

0

0

Күгеш авылында гомер итүче әниебез Фәндәлия Әхмәтҗан кызы Тимершинаның 11 мартта гомер бәйрәме

Сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган кадерле әниебез! Сине матур бәйрәмең – 75 яшьлек юбилеең белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сиңа алдагы тормышыңда ныклы сәламәтлек,җан тынычлыгы белән, балаларың, онык-оныкчыкларың ихтирамын тоеп, туганнар, дусларың янәшәсендә куанычлы, бәрәкәтле гомер итүеңне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә, әни!

 Тормыш юлың, әни, һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек — ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Иң изге теләкләр белән, балаларың, кияүләрең, оныкларың исеменнән кызың Алсу.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев