Күгәй авылында яшәүче Ренат Лотфулла улы Хәйруллинның бүген 70 яшьлек юбилее
Кадерле әтиебез, дәү әтиебез! Шушы матур бәйрәмең белән сине чын күңелдән котлыйбыз! Сиңа шатлыкларның иң олысын, сәламәтлекнең иң ныгын, гомернең озынын телибез. Туар таңнарың өметле, көннәрең тыныч, гомер юлың кояш кебек якты булсын. Картаюны сизмичә, кайгы җилләренә юлыкмыйча гомер итәргә язсын.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Гомерләрең озын булсын, әти,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: безнең өчен җирдә
Син иң изге һәм иң кадерле.
Иң изге теләкләр белән, кызларың, кияүләрең, оныкларың.
Нет комментариев