Бакырчы авылында гомер итуче кадерле әтиебез, бабаебыз Әнәс Мәгъсүм улы Закировның 70 яшьлек юбилее
Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине ихлас күңелдән күркәм юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа. Шөкер, без барыбыз да тормышта үз юлыбызны таптык. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Син тормыш авырлыкларын җиңә киләсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта таләпчән дә була беләсең. Ата-ана һәм якыннар кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Син балаларыбызга да ягымлы бабай. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы булсын. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, бәхеттә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа! Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп, озын-озак яшә!
Иң изге теләкләре белән, балаларың Фәридә-Марат, Фирдус-Фәнзилә, Алсу-Рөстәм, оныкларың Айгөл, Илназ, Гүзәл, Шамил, Салават, Самат.
Нет комментариев