Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Котлаулар

Акъегет авылында яшәүче кадерле туганыбыз Дания Миңнулла кызы Закированың 27 март көнне 60 яшьлек юбилее

27 март 2026, 07:00

137

0

0

Акъегет авылында яшәүче кадерле туганыбыз Дания Миңнулла кызы Закированың 27 март көнне 60 яшьлек юбилее

Сине шушы шатлыклы бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз.
Табигатьнең ямьле яз аенда 60 ел элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың.
Алдагы гомер юлларыңны шулай сау-сәламәт булып,  күтәренке кәеф һәм тигезлек белән балаларың, оныкларың, туганнарың янәшәсендә яшәргә насыйп булсын.

Киләчәгең матур, күркәм булсын,
Очрамасын сиңа киртәләр,
Ак бәхетләр генә алып килсен
Киләчәктә туар иртәләр.
Матур тормыш белән яшисең син,
Нәтиҗәсе мәгълүм һәркемгә,
Бәхет белән саулык- сәламәтлек
Ходай бирсең сиңа һәр көндә.

 Яратып, хөрмәт белән, апаң Зәйтүнә, Илнур-Рәшидә, балалар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев