«Машина йөртүче! Тизлекне кимет!» — Әйшәдә юл хәрәкәте иминлегенә багышланган акция узды
ЮХИДИ

«Машина йөртүче! Тизлекне кимет!» — Әйшәдә юл хәрәкәте иминлегенә багышланган акция узды

Чарада мәктәп укучылары, укытучылар һәм Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре катнашты.

Фотолар: Илсөя Садыйкова

Акция барышында балалар һәм өлкәннәр юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында фикер алышты. Машина йөртүчеләргә юлда тизлек режимын саклау, игътибарлы һәм җаваплы булу кирәклеге аеруча искәртелде.

Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Рамил Идиятуллин сүзләренчә, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле вазгыять борчу тудыра.

— Бүгенге көндә балалар катнашында 273 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 11 бала һәлак булган, 291 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Яшел Үзән районында исә 13 юл-транспорт һәлакәтендә 7 баланың гомере өзелгән, 19 бала төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, күрсәткечләрнең артуы аеруча борчый: районда аварияләр саны — 6га, һәлак булучылар — 4кә, җәрәхәтләнүчеләр саны 9га арткан, — дип билгеләп үтте ул.

Юлларда иминлекне тәэмин итү — барыбыз өчен дә уртак бурыч. Һәркем юл йөрү кагыйдәләренә җаваплы карарга, юлда сак һәм игътибарлы булырга тиеш. Тизлек режимын үтәү — үзебезнең дә, юлдагы башка кешеләрнең дә гомерен һәм сәламәтлеген саклауда мөһим адым.

Видео: Рәзилә Хәйретдинова


 


Нет комментариев