Гомер саклаучының тыйнак батырлыгы
Безнең геройлар

Гомер саклаучының тыйнак батырлыгы

«Мин герой түгел, мактанырга яратмыйм» – бу сүзләр Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев белән очрашуда МХОда катнашучы Илнар Сабиров тарафыннан әйтелде. Ләкин, аның артында нинди батырлык, тимердәй ныклык һәм чын ир-егет рухы ята. Бу очрашу – бер генә кешенең түгел, ә бөтен районның горурлыгы.

Фотолар: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Илнар Сабиров – Норлат авылы егете, шунда туган һәм үскән. Балачактан ук хайваннарны дәваларга хыялланган, ветеринария техникумын, аннары академияне тәмамлаган. Яшел Үзән ветеринария берләшмәсендә участок табибы булып эшләгән. Әмма 2022 елда тормышы кискен үзгәрә – мобилизация аны махсус хәрби операциягә алып китә.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова

Луганск юнәлешендә татарстанлылар отрядында медицина хезмәткәре булып (укчы-санитар), ул йөзләгән яралы сугышчыга беренче ярдәм күрсәтә. Аның белеме, оста куллары күпләрне үлемнән коткара. Әмма 2025 елда, иң мөһим операцияләрнең берсендә, Илнар үзе минага баса. Авыр яралану – ярты табанны югалту, бер ел дәвамында дәвалану, Елизаров аппараты, дистәләгән операция. Шуңа карамастан, ул сынмаган.

Әлеге очрашуга Илнар култык таякларында килде. Аның йөзендә бернинди сызлану, үкенү кебек хисләр сизелми, үзен бик тыныч һәм тыйнак тота, бернәрсә дә таләп тә итми, авыр хезмәте, дәваланулары турында да сөйләргә яратмый. Район башлыгы Михаил Афанасьев аның хәлен белеште, гаиләсе, тормыш шартлары белән танышты. Биредә шулай ук МХОда катнашучыларга гуманитар ярдәм турында сөйләшү булды. Әлеге очрашуда башлык Илнарга муниципаль бүләк – «Яшел Үзән – хезмәт батырлыгы шәһәре» медале, район логотибы төшерелгән саклык төсендәге шеврон һәм кепка, «ПОЗиС» термоссумкасы тапшырды. «Булышабыз, әйт кенә», – диде ул чын күңелдән.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова

Очрактан файдаланып шуны да әйтергә кирәк, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев МХОда мобилизация буенча хезмәт итүчеләр белән даими күрешеп тора. Аларның һәрберсе белән махсус һәм аерым очрашып сөйләшү үз нәтиҗәләрен бирә. Гаиләләренең проблемалары оператив хәл ителә, адреслы ярдәм күрсәтелә. Бу очрашу да шундыйларның берсе булды.

Илнарга иң авыр минутларда гаиләсе – ике кызы, тормыш иптәше терәк булып тора. Алар аңа рухын сындырмаска, тормышка кайтырга көч бирә. Ул хәзер дә, озак вакыт дәвалануларга карамастан, Мәскәүгә чираттагы тернәкләнүгә китәргә җыена. Шул ук вакытта аны эш урыны көтә, хезмәттәшләре сагына. «Аякка басу белән, һичшиксез, эшемә кайтам», – ди ул.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова

Илнар Сабировның тыйнаклыгы сокландыра. Ул хәтта журналистлар игътибарыннан да кыенсына. «Мин герой түгел», – дип, кырт кисеп куя. Әмма халык аны батыр дип белә. Чөнки ул – алгы сызыкта гомер саклаучы, үз тормышы исәбенә башкаларны коткаручы. Кулында аның корал да, санитар сумкасында беренче ярдәм чаралары да булган. Иң беренче һәм иң кирәкле ашыгыч медицина ярдәме Илнарныкы булган. Хәзер инде аны шундый зур сынаудан соң хайваннарны гына түгел, ә кешеләрне дә дәвалаучы табиб дип әйтергә була.

Илнар Сабиров кебек егетләр яшәгәндә, безнең илнең рухы сынмас. Аңа яңа очрашулар, исән-саулык, үз аяклары белән эшенә кайту насыйп булсын!


Нет комментариев