Осиново гимназиясендә «Белем көне»нә багышланган тантаналы линейка узды
Яшәеш

Осиново гимназиясендә «Белем көне»нә багышланган тантаналы линейка узды

Бу бәйрәм һәрберебез өчен аеруча кадерле – чөнки җәйге каникуллардан соң яңадан кыңгырау яңгырый, сыйныф ишекләре ачыла, ә коридорларда укучыларның шатлыклы көлүләре ишетелеп тора.

Күркәм традиция буенча линейка Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкарудан  башланды.

Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар: Яшел Үзән районы Башкарма комитет җитәкчесе Зөлфәт Хәбибуллин һәм Осиново авыл җирлеге башлыгы Юрий Харинкин катнашты. Гимназия директоры Гөлинә Саттарова беренче сыйныф укучыларын ихлас күңелдән котлады. Ул балаларга яхшы укулар, яңа ачышлар, тугры дуслар теләде.

Барыгызны да чын күңелдән «Белем көне» белән котлыйбыз! Бу уку елы кызыклы дәресләр, иҗади табышлар, очрашулар һәм чын җиңүләр белән тулы булсын.


Нет комментариев