Уңышны җыеп бетергәч үк теплицада булган бөтен нәрсәне чыгарыгыз. Үсемлек калдыклары, яфрак-сабаклар, чүп үләннәре, бәйләвечләр, черегән яшелчәләр – бер нәрсә дә калдырмагыз. Әгәр үсемлекләр авырган икән, аларны компостка салмагыз — яндырыгыз яки бакчагыздан читкә түгегез. Шулай ук анда булган эш коралларын, кирәк-яракларны юыгыз, дезинфекцияләгез.
Фото: ясалма интеллект
Теплицаны кышка ничек әзерләргә, ниләр белән юарга кирәклеген язганыбыз бар. Бу юлы аларны кабатлап тормыйча гына, зарарсызландыру турында берничә сүз: патоген микроорганизмнар һәм күгәрекне бетерүнең иң нәтиҗәле ысулы – теплицаны күкерт шашкасы белән төтәтү икәнен генә искәртеп узабыз.
Төтен барлык тишек-тошыкларга һәм, хәтта, туфракның өске катламына кадәр үтеп кереп, 100% дезинфекция ясый. Әмма катгый рәвештә инструкция буенча эш итү зарур:
- төтене кеше өчен зарарлы – перчатка һәм респиратор киегез;
- теплицаны тулысынча герметизацияләгез – ишек-форточкаларны һәм вентиляция тишекләрен ябыгыз;
- шашканы яндырып җибәрегез һәм тиз арада корылмадан чыгыгыз;
- теплицаны 5-7 көн ябык килеш тотыгыз – шул вакыт эчендә төтен туфракка үтеп, авыру чыганакларын юк итәр.
Нет комментариев