Алма күп быел. Кая куеп, нишләтеп бетерергә юк. Инде, әрәм булганчы, «сгущенка»лы пюре ясап карыйк. Ошаса, күбрәк итеп әзерләрбез, ә?
КИРӘК:
- 1 кг алма
- 1/4 өлеш банка куертылган сөт
- 25 гр шикәр комы
- 80 мл су
Алмаларны юып, кабыгын чистартырга, үзәген алырга һәм берничә кисәккә бүләргә. Кәстерүлдәге алмаларга су белән шикәр комы өстәргә һәм көчле утка куярга. Биш минуттан соң утны басарга, әледән әле болгаткалап, ярты сәгать пешерергә. Алма кисәкләре йомшак булырга тиеш. Куертылган сөт («сгущенка») кушып, тагын биш минут кайнатырга. Аннары массаны боламык итеп изәргә.
Кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлап куярга.
Нет комментариев