Алексей Песошин Татарстан халкын милитарист Япония өстеннән Җиңү яулау көне белән котлады
Яшәеш

Алексей Песошин Татарстан халкын милитарист Япония өстеннән Җиңү яулау көне белән котлады

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.

Ул миллионлаган гомерләрне өзгән Икенче бөтендөнья сугышының Ерак Көнчыгышта 1945 елның 2 сентябрендә Япониянең шартсыз капитуляциясе Акты имзаланганнан соң тәмамлануын искәртте.

«Бу көн безгә фронтларда сугышкан солдатларыбызның батырлыгы һәм чыдамлылыгы, шулай ук милитарист Японияне тар-мар итүгә зур өлеш керткән тыл хезмәтчәннәре турында истәлекләрне яңарта», – диде Песошин.

Фото: Татар-информ

Татарстан Премьер-министры шул чорның фаҗигале һәм батырлык вакыйгаларына шаһит булган ветераннарның батырлыклары киләсе буыннар хәтерендә саклануын һәм алар өчен мөһим тарихи сабак булып хезмәт итүен билгеләп үтте.

«Без тынычлыкның һәм татулыкның әһәмиятен тулысынча аңлыйбыз. Ә безнең махсус хәрби операция зонасындагы каһарманнарыбыз көн саен нацизмсыз гадел тынычлыкны якынлаштыра», – дип өстәде ул.

Премьер-министр тагын бер мөһим бурыч итеп киләчәк турында кайгыртуны һәм яшьләрне патриотизм, үз иленә хөрмәт һәм мәхәббәт рухында тәрбияләүне атады. Аның фикеренчә, бу үткәннең фаҗигале вакыйгалары кабатлануын булдырмау өчен кирәк.

Татар-информ


Нет комментариев