Яшел Үзәндә яшәүче Трубкиннар микроавтобуска лаек булды
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшәүче Трубкиннар микроавтобуска лаек булды

Яшел Үзәндә күпбалалы гаиләдә зур шатлыклы вакыйга – дүрт малай, алты кыз үстерүче Ольга һәм Алексей Трубкиннарга микроавтобус ачкычы тапшырылды. Тантанада Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

Илсөя Садыйкова фотолары

Узган ел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә микроавтобус тапшырыла башлады. Трубкиннар гаиләсе дә әлеге ярдәм чарасына ия булды. Яшел Үзән районында бүгенге көндә 2150 күпбалалы гаилә исәпләнә, шуларның икесендә 10ар бала үсә.

– Мондый ишле, тату гаиләләр булуы – зур горурлык. Балалар, сез бик бәхетле. Гаилә традицияләрен саклагыз, өлкәннәргә хөрмәт күрсәтегез, кечеләргә ярдәм итегез. Шул вакытта без сезнең белән, киләчәк буын белән горурлана алачакбыз, – диде Эльмира Зарипова.

Илсөя Садыйкова фотосы

Яңа автомобиль Трубкиннар өчен гади генә транспорт чарасы түгел, ә зур гаиләнең көндәлек тормышын җиңеләйтүче ышанычлы ярдәмче булачак. Ун балалы гаиләгә барысының да берьюлы юлга чыгуы, шәһәргә, табигатькә яки башка берәр җиргә бергәләп баруы җиңел түгел. Моңа кадәр гаиләнең һәр әгъзасына урын җитәрлек транспорт мәсьәләсе дә шактый кыенлыклар тудыргандыр. Инде яңа микроавтобус белән бу мөмкинлекләр киңәячәк.

Михаил Афанасьев та гаилә башлыкларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Алексей, Ольга, сезгә зур рәхмәт! Ун баланы тәрбияләү – көн саен зур көч һәм хезмәт таләп итә торган җаваплы эш. Сезнең гаиләдә балалар бер-берсенә хөрмәт, ярдәм һәм җаваплылык хисе белән үсә. Бу микроавтобус бергәләп сәяхәт итәргә, юлга чыгарга, яңа урыннар күрергә ярдәм итсен. Ул ата-ана хезмәтенә һәм балаларга булган кайгыртуга хөрмәт символы булсын, – дип ассызыклады ул.

Илсөя Садыйкова фотосы

Гаилә башлыгы Алексей Николаевич «ПФМК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә лощильщик булып эшли. Әниләре Ольга Александровна исә бөтен вакытын балалар тәрбияләү белән мәшгуль. Олы уллары студент, Евгенийга 20 яшь, төпчекләре Матвей 1нче сыйныфка укырга керәчәк. Аларның һәммәсе дә шатлыкларын яшермәде, республика, район җитәкчелегенә шушындый зур бүләк өчен ихлас рәхмәтен җиткерде.

Яңа автомобиль озак еллар ышанычлы хезмәт итсен, һәр сәфәр хәвеф-хәтәрсез үтсен, ә Трубкиннар гаиләсенә нык сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм гаилә шатлыгы юлдаш булсын!

ФОТОРЕПОРТАЖ


Нет комментариев