***
- Бананда ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлегенә уңай йогынты ясый торган клетчатка бар.
- Организмда су балансын көйли, бөерләр, йөрәк-кан тамырлары системасы өчен кирәк булган калий да бар аның составында. Магнийның исә йөрәк мускулы һәм скелет мускуллары өчен файдасы күп. Шуңа да бананны спорт белән шөгыльләнүчеләргә ашарга киңәш итәләр.
- Ул кандагы глюкозаны тиз арттыра. В9 витамины, ягъни фолий кислотасы үзәк нерв системасы өчен файдалы.
- Бананда организмда серотонин, гади тел белән әйткәндә, бәхет гормонына әверелә торган тирозин дигән аминокислота да бар. Димәк, банан яхшы кәеф өчен дә җавап бирә.
- Артык гәүдә авырлыгыннан һәм шикәр авыруыннан җәфаланучыларга белгечләр яшел яки яшькелт-сары банан ашарга тәкъдим итә. Алар глюкозаны азрак күтәрә икән.
- Ә өлгергән сары бананда витамин һәм макро- һәм микроэлементлар күбрәк. Аларда клетчатка һәм шикәр дә шактый.
Көненә уртача зурлыктагы бер яки ике банан ашарга рөхсәт ителә.
Нет комментариев