Рәис Мөзаһит улының үлеме турында Түбән Кама районы администрациясе хәбәр итте.
Район башлыгы Радмир Беляев Рәис Метшинның Түбән Кама үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте. Метшин шәһәргә аның формалашу чорында килгән һәм гомеренең зур өлешен аңа багышлаган.
– Рәис Мөзаһит улы Түбән Каманы үз хезмәте белән барлыкка китергән буын кешеләреннән иде. Шәһәргә формалашу елларында ук килеп, ул гомеренең күп елларын аңа багышлады, безнең предприятиеләрдә эшләде, тәҗрибәсен һәм белемен тапшырды, – дип ассызыклады Беляев.
Рәис Метшинның профессиональ эшчәнлеге Түбән Каманың иң эре предприятиеләре – нефть химиясе комбинаты һәм «Түбән Кама шинасы» белән бәйле булды. Ул күп еллар сәнәгатьтә эшләде, хезмәтне саклау һәм иминлек мәсьәләләре белән шөгыльләнде.
Түбән Кама мэры Рәис Метшинның тормыш иптәше Разия Нурулла кызына, уллары Ильсурга, Айдарга һәм Айратка, шулай ук гаиләнең туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашуын белдерде.
Татар-информ
Нет комментариев