Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе, Татарстаннан сайланган депутат Максим Топилин Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев белән берлектә Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатында булды. Эш сәфәре барышында алар предприятие хезмәт коллективы — технологлар, инженерлар, лаборантлар һәм операторлар белән очраштылар.
Очрашуда җитештерү эшчәнлегенең төп мәсьәләләре, үсеш перспективалары һәм федераль ярдәм таләп итә торган бурычлар турында фикер алыштылар. Җиһазларны модернизацияләүгә һәм сөт продукциясен эшкәртү нәтиҗәлелеген арттыруга аерым игътибар бирелде.
— Һәр литр сөт, һәр төргәк продукция артында конкрет кешеләрнең хезмәте тора. Аларның профессиональлеге, җаваплылыгы һәм үз эшенә мәхәббәте — предприятие һәм бөтен тармак уңышының нигезе. Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты — кешеләрнең бердәм хезмәте һәм заманча технологияләр сыйфатлы продукт тудырганның ачык мисалы. Бу продуктны республика чикләреннән еракта да беләләр һәм яраталар, — дип ассызыклады Максим Топилин.
Визит кысаларында Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасы сертификатларын тапшыру тантанасы да узды. Бүләкләнүчеләр арасында җитештерү ветераннары һәм яшь белгечләр бар. Алар үз үрнәкләре белән намуслы хезмәтнең һәрвакыт хөрмәттә булачагын дәлилли.
Нет комментариев