Казан үзәгендәге Five green bottles кафесы суд карары буенча 30 тәүлеккә ябылды. Вахитов районы бүлегенең суд приставлары бинага керү урынын пломбаладылар.
Татарстан буенча Россия ГУФССП хәбәр итүенчә, вакытлыча ябуның сәбәбе — санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу: җитештерү бүлмәләренең тиеш булмаган хәлдә тотылуы, азык-төлекне саклау проблемалары һәм башкалар.
Татар-информ
Нет комментариев