2 – 8 ноябрьдә Яшел Үзән районында 134 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәсе бозылган.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Шуларның 33ендә матди зыян китерелгән. 2 кеше зыян күргән 2 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән. 6 машина йөртүче исерек килеш тотылган.
Йошкар-Ола – Волжск юлында «Лада Гранта» автомобилен йөртүче хатын-кыз машинасын каршы юнәлешкә чыгарып, металл коймага барып бәрелгән һәм шунда ук «Чери» автомобиле белән бәрелешкән. Йөртүче үзе һәм пассажир тән җәрәхәтләре алган.
Комсомольская урамында «Митсубиси» автомобилен йөртүче 46 яшьлек ир борылышта 20 яшьлек егет йөртүендәге электровелосипедка юл бирмәгән. Алар бәрелешү нәтиҗәсендә велосипед йөртүче тән җәрәхәте алган.
Нет комментариев