Һәр халыкның үзенә генә хас милли ризыклары бар. Алар – буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләрнең, гаилә җылылыгының һәм кунакчыллыкның бер чагылышы. Әрмән халкының шундый үзенчәлекле ризыкларының берсе – хашлама.
Хашлама – ит һәм яшелчәләрдән әзерләнә торган туклыклы, хуш исле ризык. Аның үзенчәлеге шунда: ингредиентларны катламлап тезәләр һәм, ашыкмыйча, сүрән утта озаклап пешерәләр. Нәтиҗәдә, ит йомшак, ә яшелчәләр үз сокларына һәм тәмнәренә бай булып чыга.
Яшел Үзәндә яшәүче әрмән егете Гор Калантарян гаиләләрендә яратып әзерли торган хашлама рецепты белән уртаклаша. Аның сүзләренчә, бу ризыкны әзерләү өчен әллә ни катлаулы осталык кирәкми, иң мөһиме – сыйфатлы ит, яңа яшелчәләр һәм сабырлык.

ГОР КАЛАНТАРЯННАН ХАШЛАМА РЕЦЕПТЫ
Кирәкле ингредиентлар:
- Ит;
- суган;
- болгар борычы;
- помидор;
- бәрәңге;
- укроп;
- тоз;
- бераз су.
Әзерләү тәртибе:
- Итне яхшылап юып, эре кисәкләргә турарга.
- Казан яки калын төпле кәстрүл төбенә ярымбоҗралап туралган суганның яртысын салырга.
- Өстенә ит кисәкләрен тезәргә, тоз сибәргә.
- Аннары калган суганны, эре итеп туралган болгар борычын катламлап урнаштырырга.
- Помидорларны калын түгәрәкләп турап, өстенә тезәргә.
- Бәрәңгене әрчеп, эре телемнәргә бүләргә һәм иң өске катлам итеп салырга.
- Өстенә мул итеп вакланган укроп сибәргә.
- Яшелчәләрне, итне бераз капларлык итеп су өстәргә.
- Кайнап чыккач, утны киметергә, капкачын ябып, сүрән утта якынча 1,5–2 сәгать пешерергә. Ит йомшаргач, хашлама әзер дигән сүз.

Горның киңәше: пешү барышында ит һәм яшелчәләр үзләреннән шактый сок бүлеп чыгара, шуңа күрә суны күп салырга кирәкми.
Хашлама – туклыклы гына түгел, ә гаилә белән бер табын артына җыелып, якыннарыңны сыйлау өчен дә бик кулай ризык.
Милли ашларның матурлыгы да шунда: алар халыкның тарихын, мәдәниятен һәм гаилә традицияләрен саклый. Ә Гор Калантарян тәкъдим иткән хашлама рецепты һәркемгә әрмән халкының милли аш-су дөньясы белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирә.
Нет комментариев