Мулла Иле авылында тирә-юньне төзекләндерү һәм матурлау эшләре дәвам итә
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле авылында тирә-юньне төзекләндерү һәм матурлау эшләре дәвам итә

Бу юлы мәдәният йорты каршындагы урындыкларга игътибар бирелде. Аларны буяп, яңартып, матурлап куйдык. Хәзер ял итү урыннары тагын да күркәмрәк, матуррак булып калды.

Мондый кечкенә генә эшләр дә авылыбызның ямен арттыра, тирә-юньгә үзгә бер матурлык өсти.

Туган авылыбызны чиста, төзек һәм матур итеп тоту — һәрберебезнең уртак бурычы. Матурлыкны үзебез булдырабыз, үзебез саклыйбыз

Авылыбыз көннән-көн күркәмләнсен, ә башкарылган эшләр барыбызга да шатлык китерсен!

 Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова


Нет комментариев