Татарстан цифрлы трансформация рейтингында кабат беренче урынны алды
Яшәеш

Татарстан цифрлы трансформация рейтингында кабат беренче урынны алды

Татарстан Республикасы 2026 елда цифрлы трансформация программаларын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча Россия төбәкләре арасында беренче урынны яулады. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко төбәкләрнең һәм федераль ведомстволарның цифрлы трансформация өчен җаваплы җитәкчеләре белән узган эшлекле киңәшмәдә хәбәр итте. Бу турыда ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте белдерә.

Фото: ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте

Төбәкләрнең эшчәнлеге 35 күрсәткеч буенча бәяләнгән. Алар арасында импортны алыштыру, киберкуркынычсызлыкны тәэмин итү, дәүләт хезмәтләрен үстерү, «МАКС» мессенджеры сервисларын кертү һәм башка юнәлешләр бар. Татарстан элемтә челтәрен киңәйтү буенча да алдынгы позициядә.

Быел республикада 1100дән артык мобиль элемтә база станциясе төзү планлаштырыла. Аларның 79ы «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» программасы кысаларында 100дән 500гә кадәр кеше яшәгән авылларда урнаштырылачак. Моннан тыш, Татарстандагы барлык уку йортлары Wi-Fi һәм видеокүзәтү системалары белән тәэмин ителгән.

Республикада мәгълүмати технологияләр тармагына ярдәм итүгә дә зур игътибар бирелә. 2026 елның беренче яртыеллыгында Татарстан бирелгән ИТ-ипотека кредитлары күләме буенча Россиядә өченче урынны алган. Әлеге чорда ИТ-белгечләр гомуми суммасы 3,7 миллиард сумнан арткан 450дән артык кредит рәсмиләштергән.

ИТ-компанияләр шулай ук төбәкнең салым ташламаларыннан файдалана ала. «Керемнәр» салым режимы буенча стандарт 6 процент урынына 1 процент түләү каралган. Ә «Керемнәр минус чыгымнар» режимында салым ставкасы 10 проценттан 5 процентка кадәр киметелгән.

Фото: ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-cifrly-transformaciya-itakcelare-reitingynda-kabat-berence-urynny-aldy-5932024

«МАКС» мессенджеры сервисларын гамәлгә кертү юнәлешендә дә Татарстан югары бәягә лаек булган. Бу хезмәтләр республика халкына көндәлек мәсьәләләрне бердәм платформа аша хәл итү мөмкинлеге бирә.

Цифрлы сервисларны үстерү «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты максатларына туры килә.

Республикада ясалма фәһем технологияләрен куллану да актив үсә. Дәүләт хезмәткәрләре «ГосПромпт» ясалма фәһем платформасы нигезендә эшләүче 200дән артык цифрлы ярдәмчене куллана. Алар презентацияләр әзерләргә, гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализларга һәм хисаплар төзергә булыша.

Шул ук вакытта «Педагог ассистенты» сервисы укытучыларның көндәлек эшен җиңеләйтүгә юнәлдерелгән. Ул тестлар әзерләү, укучыларның өлгерешен анализлау һәм һәр укучыга шәхси биремнәр сайлау кебек эшләрне башкара.

Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры Илья Начвин фикеренчә, рейтингта беренче урынны алу – федераль дәрәҗәдәге югары бәя генә түгел, ә республика командасының уртак хезмәте нәтиҗәсе.

«Татарстанда без инде күптән барлык төп тармакларны – сәламәтлек саклау һәм мәгарифтән алып төзелешкә һәм авыл хуҗалыгына кадәр – аерым-аерым автоматлаштырудан комплекслы цифрлы трансформациягә күчтек. Безнең уңышның төп күрсәткече – халык һәм бизнес өчен эшне җиңеләйтү. Бүген ясалма фәһемгә нигезләнгән сервислар актив үсә, ә республикабыз илебезнең алдынгы ИТ-чишелешләрен гамәлгә кертү өчен төп мәйданчыкларның берсе булып кала», – дип билгеләп үтте министр.

Илья Начвин шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка цифрлы башлангычларга даими ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

Татар-информ


Нет комментариев