Бу хакта Берләшкән авиация корпорациясе хәбәр итә.
Николай Савицких 1960 елның 5 апрелендә Белгород өлкәсендә туган. Хезмәт юлын 1977 елда Таганрог авиация заводында слесарь-җыючы булып башлаган.
Соңрак ул «ТАВИА» ачык акционерлык җәмгыятен җитәкләгән. Әлеге предприятие соңыннан Бериев исемендәге Таганрог авиация фәнни-техник комплексы составына кергән.
2011 елдан Николай Савицких «Берләшкән авиация корпорациясе» җәмгыяте структураларында эшләгән. Шул исәптән С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы — «Туполев» акционерлык җәмгыяте филиалы директоры вазифасын башкарган. 2026 елның мартында ул Таганрог авиация фәнни-техник комплексына эшкә кайткан.
Николай Савицкихның хезмәте дәүләт һәм ведомство бүләкләре белән билгеләп үтелгән. Алар арасында 1985 елда тапшырылган «XI бишьеллык ударнигы» билгесе, Россия Оборона министрлыгының «Сүриядәге хәрби операциядә катнашучыга» медале (2016), «Россия патриоты» медале (2016), шулай ук Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2020) бар.
2019–2024 елларда Николай Савицких Татарстан Республикасы Дәүләт Советының VI чакырылышында авиация төзүчеләр мәнфәгатьләрен яклаган.
Нет комментариев