Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Рафиз улы Мөхәмәтдинов 2027 елгы чыгарылыш студентлары белән очрашты.
Очрашуда баш табибның барлык юнәлешләр буенча урынбасарлары да катнашты.
Төп темалар:
- Студентлар район үзәк хастаханәсенең һәр бүлегендә практика үтә. Бу аларга медицина учреждениесе эшчәнлеге белән эчтән танышырга һәм киләчәктә эш урынын сайларга ярдәм итә.
- Баш табиб студентларга ачык вакансияләр һәм хастаханәгә кайтарыла торган яңа җиһазлар турында сөйләде.
- Быел көллияттә яңа белгечлек – «Теш техникасы» юнәлеше ачылды.
- 2027 елда беренче тапкыр 10 фельдшер-лаборантны укытып чыгарачаклар.
- Соңгы өч елда урта медицина персоналының хезмәт хакы 65 процентка арткан.
- 2026 елда көллиятне тәмамлаган 75 белгеч инде Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсе коллективына кушылган.
Студентлар алдында баш шәфкать туташы Марина Евгеньевна Демешева да чыгыш ясады. Ул остазлык системасы һәм урта медицина персоналына каралган ташламалар турында сөйләде.
Яшел Үзән районы үзәк хастаханәсенең беренчел профсоюз оешмасы рәисе Ригина Анатольевна Гаврилова студентларны профсоюз эшчәнлеге белән таныштырды. Ул медицина белгече хезмәтендә профсоюз ярдәменең мөһимлеген ассызыклады.
Очрашу сорау-җавап форматында узды. Чара ахырында баш табибка һәм аның урынбасарларына капиталь ремонттан соң яңартылган Яшел Үзән медицина көллияте буйлап экскурсия үткәрделәр.
ЗЦРБ
Нет комментариев