Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ТР да Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә ярты миллион агач утыртачаклар

Агач утырту урман фонды территориясендә, паркларда, скверларда һәм аллеяларда республиканың шәһәр һәм торак пунктларында оештырылачак.

Республика урманчылары Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган татарстанлылар истәлегенә 483 меңнән артык агач утыртачак, дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

Агач үсентеләрен утырту Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе кысаларында башкарылачак. Республикада акция 25 апрельдә башлана һәм сугыштан әйләнеп кайтмаган ТАССРның 381,9 мең кешесенең батырлыгын мәңгеләштерәчәк.

"Килеп туган санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, Татарстанда агач утырту ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләре көче белән оештырылачак", - дип билгеләп үтә республика ведомствосы матбугат хезмәте.

Урман хуҗалыклары хезмәткәрләре, коронавирусны профилактикалау буенча киңәшләрне үтәячәк - дистанцияне саклап һәм агачларны ике кешедән дә артмаган төркемнәргә бүленеп, шәхси саклану чараларын кулланып утыртачак.

Агачларны утырту урман фонды территориясендә, паркларда, скверларда һәм аллеяларда республиканың шәһәр һәм торак пунктларында оештырылачак. Халыкара акция кысаларында, Россия һәм БДБ илләре территориясендә Бөек Ватан сугышы елларында 27 миллион һәлак булучы истәлегенә 27 миллион агач утырту күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев