Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әти-әнигә армиядән хат килде

Хәрби-диңгез флотының хәрби часте командованиесе яшел үзәнлеләргә улын тәрбияләүләре өчен рәхмәт белдерә.

 Яшел Үзәнгә гадәти булмаган хат килде. Аны Кырымда урнашкан 12676нчы номерлы хәрби частьтән җибәргәннәр.

Бу хатны укырга да күңелле, чөнки ул бүгенге көндә хәрби бурычын үтәүче солдатның әти-әнисе Фәрит һәм Фагыйлә Закировларга  улының яхшы тәрбиясе өчен рәхмәтен  җиткерү иде.

Ант кабул ителгәннән бирле ул үзенең хәрби осталыгын бик тырышып һәм максатка карап камилләштерә, - диелә хатта. Инициативалы һәм җаваплы егет, ул беренче көннәрдән үк үзен тырыш һәм хезмәт сөючән итеп күрсәтте, командирларга һәм өлкән иптәшләренә хөрмәт белән карады, коллективта абруй казанды.

-Сез Ватаныбызны саклаучыны чын ир-егет  үстердегез һәм аның белән горурлана аласыз. Улыгызның уңышлары сезгә тормышыгызда көч бирер дип ышанам, - дип рәхмәт белдерә хәрби-сәяси эш буенча часть командиры урынбасары майор Юлия Петракова.

Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә генә Инсаф Закиров кече сержант исемен ала. Якташыбыз белән горурланабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев