Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Татарстанның күп функцияле үзәкләрендә өч яшькә кадәрге балаларга 5 мең сум күләмендә түләүләргә гаризалар кабул ителә башлады

Исегезгә төшерәбез, пособие ана капиталына хокукы булган гаиләләр өчен пандемия чорында социаль ярдәм чарасы булып тора.

Шул ук вакытта, аның инде тотылганмы, юкмы икәнлеге мөһим түгел. Түләүләр өч айга - апрельдән июньгә кадәр каралган. Гаризаны бу елның 1 октябренә кадәр бирергә мөмкин. Моны июньнән соң эшләүчеләр өч ай эчендә бөтен сумманы алачак, тик ана (гаилә) капиталына хокук 1 июльгә кадәр барлыкка килсә генә.

"Минем документлар" офисларында хезмәт алу өчен, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәте сайтында яшәү урыны буенча кабул итүгә алдан язылырга яки моны 8(843) 222-06-20 телефоны буенча колл-үзәк операторы аша эшләргә кирәк. Гаризаны КФҮкә (МФЦ) бармыйча гына, РФ дәүләт хезмәтләре порталы аша, дистанцион рәвештә дә бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев