Татарстан халкы медицина ярдәмен поликлиникага кабаттан бармыйча алу мөмкинлегеннән ешрак файдалана башлаган. Республика табиблары MAX мессенджеры аша 133 меңнән артык телемедицина консультациясе үткәргән, шулай ук аның ярдәмендә 98 меңгә якын хезмәткә яраксызлык кәгазен дистанцион рәвештә япкан. Бу хакта Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгы хәбәр итә.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Онлайн-консультацияләр алу мөмкинлеге республиканың барлык районнарында да бар. Әмма пациент кабул итүне мөстәкыйль рәвештә дистанцион форматка күчерә алмый. Мондый карарны дәвалаучы табиб пациентның сәламәтлек торышын һәм авыруның үзенчәлекләрен исәпкә алып кабул итә.
Хезмәткә яраксызлык кәгазен онлайн рәвештә ябу өчен, башта поликлиникага барып күренергә кирәк. Әгәр пациентның сәламәтлек торышы мөмкинлек бирсә, табиб MAX аша видеобәйләнеш ярдәмендә кабат кабул итү билгели.
Видеошалтырату вакытында табиб пациентның хәлен бәяли һәм мәгълүматны төбәкнең электрон сәламәтлек саклау системасына кертә. Савыгу расланган очракта, электрон хезмәткә яраксызлык кәгазе дистанцион рәвештә ябыла.
КП Казань
Нет комментариев