Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының агымдагы елның октябрь аена караган рейтингы нәтиҗәләре буенча, Татарстан халкы тәмәке тартучылар иң аз булган биш төбәк исемлегенә кергән.
Фото: ясалма интеллект
Республикада яшәүчеләрнең нибары 7,75 проценты гына бу зарарлы гадәткә ия.
Беренче урында Чечня Республикасы тора — анда тәмәке тартучылар өлеше 0,25 процент тәшкил итә. Икенче урында — Краснодар крае (4,4%), өченче урында — Ингушетия (5,94%). Лидерлар бишлеген Дагыстан (8,77%) тәмамлый.
Әлеге исемлеккә шулай ук Чувашия, Мордовия, Ямал-Ненец автономияле округы, Калуга өлкәсе һәм Төньяк Осетия дә кергән.
КП Казань
Нет комментариев