Кече һәм олы хаҗ кылырга теләүчеләр аптырашта!
Согуд Гарәбстаны үз территориясендә, яңа төрдәге коронавирус таралуын булдырмау өчен, берничә чара кертте. Бу хакта узган атнада корольлекнең Тышкы эшләр министрлыгы хәбәр ителде.
Аерым алганда, хөкүмәт, елның теләсә кайсы вакытында кылана торган кече хаҗга килүчеләр өчен юлны япты.
Шулай ук "короновирус кабынышы" теркәлгән дәүләтләрдән корольлеккә туристлар килү дә вакытлыча тыелган.
Нет комментариев