Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Штрафлар бермәбер үсте!

Тизлекне көчәйтү, тонировкалау һәм һәлакәт урыныннан качарга омтылу өчен штрафлар ни күләмдә артты һәм административ кодекста ниләр үзгәрде?

- Административ хокук бозулар турында РФ Кодексының яңа проекты нигезендә, тизлекне 20-40 км/сәгатькә арттырган өчен - 3 мең сумга кадәр, 40-60 км/сәгатькә - 4 мең сумга кадәр, ә 60 км/сәгатькә - 5 мең сумга кадәр штраф, хәтта ярты елга хокукны мәхрүм итүгә кадәр каралган. Хәзер мондый хокук бозулар өчен 500, 1,5 мең һәм 2-2,5 мең сумга штраф салына; 

- 4 мең сумга кадәр, ә 60 км/сәгатькә - 5 мең сумга кадәр штраф, хәтта ярты елга хокукны мәхрүм итүгә кадәр каралган. Хәзер мондый хокук бозулар өчен 500, 1,5 мең һәм 2-2,5 мең сумга штраф салына; 

- кабат хокук бозган өчен машина йөртүчегә 10 мең сумга кадәр штраф салалар яисә бер елга хокуктан мәхрүм итәләр; 

- «Куркыныч йөртү» («Опасное вождение») дигән яңа маддә 5 мең сум күләмендә штраф салуны күздә тота; 

- инспектор таләбе буенча туктаудан баш тарткан яки полициядән качарга омтылган өчен - 40 мең сум штраф һәм ике-өч елга хокуктан мәхрүм итү (хәзер машинаны туктатудан баш тарткан өчен җәза юк); 

- медикларга барудан (отказ от медосвидетельствования) 
баш тарткан өчен шулай ук ике-өч елга хокуктан мәхрүм итеп, 30 мең сумнан 40 мең сумга кадәр штраф арттырачаклар (хәзерге вакытта - 1,5-2 елга); 

- чиктән тыш тонировкаланган автомобиль белән кабат идарә иткән өчен беренче тапкыр штраф кертелә - 3 мең сум, тонировка өчен штраф 500 мең сумнан 1 мең сумга кадәр үсәргә мөмкин; 

- балаларны машинада махсус утырткычсыз (автокресло) йөрткән өчен штраф - 3-5 мең сум, вазыйфаи затлар өчен - 25-30 мең сум, юридик затлар өчен - 100 мең сумнан 150 мең сумга кадәр, ә шәхси эшкуарлар өчен - 35 мең сумга кадәр үсәчәк; 

- юл йөрү кагыйдәләрен өч тапкырдан артык бозган машина йөртүче,( аны фотовидеофиксация системасы аша "тотуны исәпкә алмаган очракта), 1-1,5 елга хокуктан мәхрүм ителергә мөмкин. 

Кодексның проектын Юстиция министрлыгы халыкка җиткерде. Документка аңлатма язуында яңа КоАПны 2021 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертү тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев