Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шамил Агеев Конституциягә төзәтмәләр турында: Хезмәт түләнергә тиеш

Илнең төп законында, Россия Федерациясе гражданнарның хезмәтен хөрмәт итә һәм аларның хокукларын яклауны тәэмин итә, дип күрсәтеләчәк.

Хезмәт кешесе Конституциядә, һичшиксез, телгә алынырга тиеш, чөнки теләсә нинди эш   лаеклы бүләкләнергә тиеш. Мондый фикерне “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәдә ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев белдерде.

 

«Хезмәт кешесен, һичшиксез, Конституциягә кертергә кирәк, кем үз куллары һәм башы белән эшли, аның хезмәт хакы һәрвакыт лаеклы булырга тиеш. Бу яктан төзәтмә бернинди шик тудырмый. Теләсә нинди хезмәт һәрвакытта да бүләкләнергә тиеш ", - диде Агеев.

 

Хәзер эшчеләр, белгечләрнең һәм директорларның, начальникларның хезмәт хаклары арасында аерма зур. Төзәтмәләр бу мәсьәләне дә хәл итәргә ярдәм итәчәк, дип өстәде ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе.

 

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Конституциягә төзәтмәләр йөзгә якын федераль законны үзгәртәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев