Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиядә дача буенча күршеләргә комачаулаучы биналарны сүтәргә рөхсәт итәргә мөмкиннәр

Дәүләт Думасында Гражданнар кодексына төзәтмәләр проекты әзерләделәр, ул күрше дача участогына комачаулаучы биналарны сүтү мөмкинлеген күздә тота. Бу хакта Думаның дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников "Россия газетасына" интервьюсында сөйләде.

"Проект нигезендә, милекчегә, күрше җир кишәрлегенә комачау ясый торган биналар һәм корылмалар төзү тыела", - диде Крашенинников әфәнде. Парламентарий сүзләренчә, төзәтмәләр, милекченең күрше участокка начар йогынты ясаучы корылмаларын җимерергә тиешлеген күздә тота.

"Ә күршеләр, якындагы участок милекчесенең гамәлләре аларның җир кишәрлекләренә яктылык төшүгә комачау тудырмавын таләп итәргә хокуклы", - дип өстәде ул. Проектта, хәтта, күрше участокка төшкән агач җимешләрен җыю хокукы булган детальләр дә тәгаенләнәчәк, дип билгеләп үтте Дума комитеты башлыгы.

Крашенинников, проект быел иҗтимагый фикер алышу узачак, дип өметләнә. Шуннан соң аны икенче укылышка әзерли башлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев