Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Россия лидерлары" («Лидеры России») президент бәйгесе финалына 7 татарстанлы үтте

Алар Владимир Путин инициативасы буенча үткәрелә торган "Россия лидерлары" конкурсы финалистлары булды. Тантаналы чара "Түбән Новгород" стадионында узды.

2018 елгы "Россия лидерлары" конкурсы финалисты Оксана Ачкасова һәм РФ Президентының халыкара һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Михаил Швыдкой залда җиңелүчеләр юк һәм бу үз мөмкинлекләрен танып белүгә этәргеч булуы турында билгеләп үттеләр. 
Татарстаннан 42 вәкил: Казанның Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Сергей Миронов, ВТБ банкы идарәче директоры Ирек Садыйков, "ТР әниләре җәмгыяте" коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Нина Шимина җиңүче булды. Шулай ук суперфиналга Татарстан Республикасы хәрби прокуроры урынбасары Карен Додонов, «Алабуга» МИЗ АҖ юридик хезмәте җитәкчесе Никита Хилимончик, «Зенит» АНП салым практикасы җитәкчесе Закир Абдрашитов һәм «Джи Ди Си Сервисез» компаниясенең бүлек җитәкчесе Тимур Кайданный чыкты. 
Һәр конкурсант үз эше нәтиҗәләре буенча шәхси киңәшләр алды. Шулай ук очрашулар, мастер-класслар һәм Россия икътисады перспективалары турында лекцияләр узды. Барлык ярымфиналистларга Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко имза куйган грамоталар тапшырылды. 
"Россия лидерлары" конкурсын "Россия - мөмкинлекләр иле" автоном коммерцияле булмаган оешма үткәрә. Аның максаты - лидерлык сыйфатларының һәм идарә итү компетенцияләренең югары дәрәҗәсенә ия булган перспективалы җитәкчеләрне ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү. Быел Идел буе округы төбәкләреннән 41,9 меңнән артык гариза кергән. 335 конкурсантның 282 се генә ярымфиналга чакыру алды. 

Ярымфиналда җиңүчеләр өчен финал ярышлары Сочида узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев