Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев: «Яшел Үзәндә IT-парк булдырырга вакыт»

Бу атнада Яшел Үзән районы җитәкчесе гражданнарны кабул итте.

Михаил Афанасьевка сораулар белән биш яшел үзәнле мөрәҗәгать итте. Алар буенча аңлатмалар бирелде, шулай ук район җитәкчесе башкарма комитет белгечләренә бәхәсле моментларны хәл итүдә ярдәм итәргә кушты.

Моннан тыш, Михаил Афанасьевның
гражданнарны кабул итүендә "Вирт" компьютер фирмасы җитәкчеләре Олег Шабалов һәм Антон Захаров булды. Алар IT-компетенция үзәген үстерү планнары белән уртаклашты. Хәзер алар зур булмаган белем бирү үзәген урнаштырырга планлаштырган яңа бинаны төзекләндерә. Район җитәкчесе  дә проектны хуплады.

 -Безгә талантлы яшь программистлар эшли алырлык IT-парк төзергә вакыт. Яшел Үзән халкының интеллектуаль багажы бик яхшы, потенциаль заказчыларыбыз да бар - безнең ТОСЭР резидентлары. IT-тармак Яшел Үзәннең тагын бер көчле ягы булсын өчен барлык мөмкинлекләрне берләштерү ягын уйлап карарга кирәк, Бу мәсьәләдә мин максималь ярдәм күрсәтергә әзер, - диде Михаил Афанасьев.

Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев