Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Конституциягә төзәтмәләр турында Фәррахов: «Татарстанда гаилә кыйммәтләре аерым хөрмәттә»

Россия Федерациясе үсеше өстенлекләрен билгеләгәндә башка илләргә карарга кирәкми.

Гаилә кыйммәтләренә һәм балаларга кагылышлы Конституциягә төзәтмәләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов хуплады. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

«Татарстан өчен бу үзенчәлекле хәл һәм үзенчәлекле сорау. Бездә гаилә кыйммәтләре аерым хөрмәттә. Шуңа күрә, бүген бездә зур проблемалар кичерә торган өлкән яшьтәге кешеләр дә, ятим балалар да аз. Соңгы 10 елда республикада, кирәге булмаганга күрә, балалар йортларының 80%ка якыны ябылды», - дип билгеләп үтте депутат.

Аның сүзләренчә, Төп законга төзәтмәләр, балаларны Россия дәүләте сәясәтенең мөһим өстенлеге дип игълан итәчәк. Бу безнең илнең үзенчәлекләрен ассызыклаячак. Ул, шулай ук, Россия Федерациясе үсеше өстенлекләрен билгеләгәндә, башка илләргә карарга кирәкми, дип ассызыклады.

"ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән без бергәләшеп, Конституциягә тәкъдимнәр формалаштыруда катнаштык һәм балалар үзләренең өлкән әти-әниләрен, туганнарын ташламасыннар, аларны карау, тәрбияләүне үз өсләренә алуны Конституциягә теркәлү идеясен эшләдек", - дип сөйләде парламентарий.

Шулай ук, Конституциядә дәүләт үз өстенә тәрбиясез калган балаларга карата ата-аналар бурычларын алачак, дип язылачак. Элек дәүләт ятим балаларның балигъ булганнан соң фатир алу хокукын игълан иткән иде, әмма бу вәкаләтләрне РФ субъектларына тапшырган, аларның моңа акчасы булмаган. Бүгенгә бу проблема 250 млрд сумга җиткән. Яңартылган Конституция аны хәл итү өчен юл ачачак, дип ышана Фәррахов.

Моннан тыш, депутат үзе нык гаилә тарафдары булуын һәм үз балаларына гаилә кыйммәтләрен үстерергә тырышуын искәртте. "Мин өйләнгәнгә 25 ел, матур гаиләм, бердәнбер яраткан хатыным бар. Әти-әниләр 50 елга якын бергә яшәделәр ", - дип йомгаклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев