Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Казанда калдыкларны термик эшкәртү заводы Германиядә төзерлек

Müller-BВM компаниясе җитәкчесе Казанда булачак завод төзелеше технологиясенең Германиядәге махсус законнарга туры килүен раслады.

 Казанда төзеләчәк калдыкларны термик эшкәртү заводы Германиядә төзелә алыр иде. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы матбугат конференциясендә Müller-BBM компаниясе җитәкчесе Уолтер Гроц хәбәр итте.

 

 "Бу заводны, минемчә, хәтта Германиядә дә төзергә мөмкин булыр иде.  Параметрлары һәм җайланмалары шундый ук яки охшаш булган проектлар минем күп иде", - диде Гроц.

 

Аның сүзләренә LGA компаниясе башлыгы Гюнтер Кнер кушылды. "Германиядә без үтәргә һәм  барлык экспертизаларны үткәрергә тиеш булган махсус законнар бар. Җайланма үзе һәм аның технологияләре илдә кулланыла һәм төзелә торган җайланмалар параметрлары буенча тулысынча туры килә ", - дип билгеләде Кнер.

 

Элегрәк “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда ел саен завод комплексында табигать саклау чараларына 72 млн сум тотылачак.

 

 "ТР-Инвест" калдыкларны термик зарарсызландыру буенча биш завод төзиячәк - Мәскәү өлкәсендә дүртесе (елына калдыклар егәрлеге 700 мең тоннага кадәр) һәм берсе Татарстанда  (550 мең тонна). «ТР-Инвест» компаниясе «Ростех» дәүләт корпорациясенең һәм «Царицын капитал» ҖЧҖнең уртак предприятиесе булып тора.

 

БМО химик куркынычсызлык буенча эксперты Валерий Петросян бәйсез немец экологларының бәяләмәләре белән ризалыгын белдерде. Аерым алганда, ул Казан заводының атмосферага бүленеп чыгачак зарарлы матдәләрнең бик аз булачагын, шәһәр экологиясенә һәм кешенең сәламәтлегенә зарар китерә алмавын ассызыклады.  

 

Генераль подрядчы вәкиле, Казан заводы төзелешендә АГК-1 экология департаменты директоры Елена Ямщикова сүзләренчә, МСЗ төзелеше һәм гамәлгә кертеп, җайга салу эшләре этабында Hitachi Zosen Inova япон - швейцария корпорациясе белгечләре әйләнә-тирә мохитне пычрату күрсәткечләрен контрольдә тотачак. Сәнәгать мәйданчыгы куллануга тапшырылганнан соң - Россия АГК-2 компаниясе, аның эшчәнлеген   Роспотребнадзор һәм башка күзәтчелек органнары контроле астында булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев