Ир-атлар күкрәк сөте белән ашатуны таләп итә
Африка континентында Уганда халкының ир-атлары хатын-кызлар күкрәк сөтенең тылсымлы көчкә ия булуына ышана.
Кешеләрнең башка төркемнәрендә дә охшаш фикер бар, мәсәлән, Танзания һәм Кения халкында, дип хәбәр ителә.
Шунысы кызык, мондый мәгълүматны Уганданың сәламәтлек саклау министры, имезүче аналар һәм аларның балалары проблемаларына кагылгач, очраклы рәвештә ычкындырган. Әлеге мәгълүмат сер итеп сакланган. Елдан-ел күкрәк белән ашатуны таләп иткән ир-атлар саны арта бара. Бу хәл хакимиятләрне гендер көчләү белән бәйле мәсьәләләрне күтәрергә мәҗбүр итә. Өлкән ир-атларны ашату балаларда тискәре йогынты ясый, дигән фикер бар. Проблеманы өйрәнү белән Кампалдагы Кьямбой университеты, шулай ук, Кентның Британия университеты шөгыльләнә. Масштаблы тикшерү Буйкве авылыннан башланган. Җирле халык фикеренчә, күкрәк сөте СПИД/ВИЧ һәм хәтта рак та дәваларга сәләтле.
Биредә яшәүче әйтеп үткәнчә, җәмгыятьтә күкрәк сөтен куллану кабул ителмәгән, әмма, моңа карамастан, барысы да шулай эшли. Чираттагы туендырудан соң ир-атта көч ташлый, аның кәефе күтәрелә. Хатын-кызның ризалыгын сорап торган кеше юк, баш тарткан очракта аны көч кулланып мәҗбүр итәләр. Хатын-кызлар еш кына табибларга күкрәкләрендә инфекция һәм тешләүдән яралар белән мөрәҗәгать итә. Бу башбаштаклык тукталырмы, юкмы – әйтүе кыен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев