Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гайшә Ганиевага 100 яшь!

Бүген Олы Ачасырда бәйрәм! Авылның иң өлкән акъәбисе - Гайшә Мөхәммәтяри кызы Ганиева үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Туган көн белән котларга дип район җитәкчесе урынбасары Эльза Кадникова, районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лариса Билалиева, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илнур Гайниев, авыл җирлеге башлыгы Марат Гатиятуллин килгән иде. Район җитәкчесе Михаил Афанасьев исеменнән котлау, чәчәк бәйләмнәре, иң изге матур теләкләр бары тик Гайшә апа адресына юлланды.

– Гомерем буе дин тоттым, бүгенге көндә дә намазымны, уразамны калдырганым юк. Дин тотканга Ходай миңа сәламәтлекне дә, гомерне дә бирә. Сез дә дин тотыгыз, барысы да яхшы булыр, – дип нәсыйхәтен дә җиткереп куйды һәм зурлаулары өчен рәхмәтен белдерде.

 

Гайшә апа, туган көнең, бер гасырлык юбилеең белән! Әйдә, Аллаһ биргән гомереңне шулай матур итеп яшә, исәнлектә уздыр әле!

Дуслар, котлауларга сез дә кушыла аласыз!
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев