Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, сатып алганнан соң яшелчә һәм яшел үләннәрне суда тотарга киңәш итә

Ведомствода, шулай ук, бу максатларда нейтраль юу чарасы кулланырга тәкъдим иттеләр.

Белгечләр, кибеттә сатып алынган яшел тәмләткечләрне, помидор һәм кыярларны коронавирус таралуын профилактикалау өчен, 10-15 минутка суга салып торырга киңәш итә.

"Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне яхшылап юарга кирәк. Яшел үләнне, помидор һәм кыярларны суда 10-15 минутка калдырырга, ә аннары агып торган су астында яхшылап юарга мөмкин", - диелә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр проблемалары буенча бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты (ВНИИ ГОЧС) тәкъдимнәрендә.

Институтта, урамнан өйгә кайткач, шунда ук кулларын юарга һәм аннары гына сатып алып кайткан әйберләрне тикшерергә кирәклеген искәрттеләр. "Каты савыттагы - пластик, металл яки пыяла савыттагы азык-төлекне сабын белән юарга кирәк", - дип киңәш итә экспертлар. Азык-төлекне бушатыр алдыннан, кухнядагы өслекләрне сөртергә кирәк.

Моннан тыш, белгечләр өстәлләрне, ишек тоткаларын, урындыкларны һәм гаджетларны, шулай ук, вирусларны юк итә торган көнкүреш юу чараларын кулланып, чистартуны һәм даими дезинфекцияләүне башкарырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев